«Балачак иле» XXII шәһәр балалар иҗаты фестивале бәйрәмчә тәмамланды. Ул 20 елдан артык мәктәпкәчә яшьтәге балаларның талантын ачарга ярдәм итә һәм аларга зур сәхнәдә беренче адымнарын ясарга мөмкинлек бирә.
Быел фестивальнең район этапларында 167 балалар бакчасыннан 1343 бала катнашты, ә гала-концерт сәхнәсенә Казан шәһәренең 80 белем бирү учреждениесеннән 513 мәктәпкәчә яшьтәге бала чыкты.
Тәрбияләнүчеләр үзләренең иң яхшы номерларын тәкъдим иттеләр. Бәйрәм балаларны, ата-аналарны һәм укытучыларны берләштерде.
Фестивальнең төп максаты — музыкаль-эстетик тәрбия бирүнең уңай тәҗрибәсен тарату һәм балалар бакчаларының ата-аналар белән хезмәттәшлеген ныгыту.