«Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университетының Яшь геологлар мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Көньяк Уралга фәнни экспедициядән кайтты. Анда алар халыкара эталон дип танылган геологик кисемнәрне өйрәнделәр.
Көнбатыш Түләкәс елгасы үзәнендә (Башкортостан Республикасы) яшь тикшеренүчеләр яше 250 миллион елдан артып киткән уникаль палеонтологик үрнәкләр тапканнар.
Экспедиция 9-11 май көннәрендә ӘДТУ ЮНМ геология кафедрасы мөдире Рәмис Борһанов җитәкчелегендә узды. Геология кафедрасы мөдире Рәмис Борһанов җитәкчелегендә балалар геология, геофизика һәм чиктәш фәннәрне өйрәнә. Ел саен Россиянең төрле төбәкләренә 2–3 күчмә экспедиция оештырыла.