Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 9 нчы сыйныфларда Дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА-9) уздыру пунктлары (ППЭ) җитәкчеләре һәм техник белгечләре өчен зур күләмле уку-укыту семинары уздырды.
Чара Казан шәһәренең 186 нчы лицее базасында үтте .Семинарда министр урынбасары — Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Светлана Захарова доклад белән чыгыш ясады.
Департамент җитәкчесе урынбасары Рөстәм Хаҗиев катнашучыларга имтихан уздыру пунктларын җиһазлауга карата булган гамәлдәге таләпләрне һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруның төп кагыйдәләрен җентекләп аңлатты.