Татарстанда олимпиадага әзерләүче укытучылар өчен сәгатьләп түләү ставкалары расланды

2026 елның 15 мае, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты олимпиада хәрәкәтен үстерү чараларында катнашучы педагогик хезмәткәрләрнең хезмәтенә сәгатьләп түләү ставкаларының күләмен раслады, бу хакта басылып чыккан карардан күренә.

Ставкалар укытучының квалификациясенә һәм эш төренә карап аерыла. Олимпиада эшләрен тикшергәндә, биремнәр эшләгәндә һәм уку-күнегүләр җыеннары уздырганда максималь ставка (сәгатенә 470 сум) профессор, фән докторы кебек гыйльми дәрәҗәсе булган хезмәткәрләр, шулай ук «РФ Халык укытучысы», «ТР Халык укытучысы» дигән мактаулы исемнәргә ия уытучылар өчен билгеләнгән.

Доцент, фән кандидаты гыйльми дәрәҗәсе булган, шулай ук «РФ атказанган укытучысы», «РФ Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» һәм «ТР атказанган укытучысы» исемнәрен йөртүче укытучылар өчен ставка сәгатенә 358 сум тәшкил итәчәк.

Гыйльми дәрәҗәләре һәм исемнәре булмаган педагогик хезмәткәрләр өчен – сәгатенә 245 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International