Россиянең «Белем» җәмгыяте, РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә, «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында «Белем.Остазлар» проектын башлап җибәрә.
Бу башлангыч илнең белем бирү оешмаларында остазлык системасын үстерүгә юнәлдерелгән.Проектта бөтен Россиядән белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары, директорларның тәрбия һәм балалар җәмәгать берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчеләре, шулай ук мәктәпләр һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укытучылары катнаша ала.
Гаризалар 2026 елның 20 апреленнән 30 июненә кадәр кабул ителә.
Гаризаны проектның рәсми сайтында тапшырырга мөмкин.