13 майда Тәтеш районында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр өчен «Кече Аҗаган» хәрби-спорт уены үткәрелде.
Уенның максаты — уен эшчәнлеге аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотизм нигезләре, физик әзерлек һәм гражданлык җаваплылыгы сыйфатларын формалаштыру.
Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкару, дәүләт флагларын һәм Җиңү Байрагын кертү белән ачылды. Район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Гөлнара Кирилина балаларга кыюлык, тизлек һәм үзара ярдәмләшү сыйфатлары күрсәтүләрен теләде.