Быел Россиянең мәктәпкәчә белем бирү өлкәсенә аерым игътибар бирелде: Мәктәпкәчә белем бирү елы игълан ителде һәм бөтен ил буенча иҗади сәләтләрне үстерүгә, талантарны яклауга һәм иң нәни гражданнарның үз-үзләрен күрсәтүе өчен уникаль мохит булдыруга юнәлдерелгән чаралар уза. Чистай муниципаль районында оештырылган «Мир детства» эстрада сәнгате фестивале әнә шундый якты вакыйгаларның берсе булды.
«Мир детства» фестивале — ул гади конкурс кына түгел, ә төп геройлары балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр булган сәнгать бәйрәме.