Халык иҗаты йортында беренче тапкыр «Зур ата-аналар җыелышы. Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» узды. Очрашуга 500дән артык кеше килде — мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналары, укытучылар, мәгариф системасы белгечләре, социаль өлкә вәкилләре һәм руханилар.
Ачык сөйләшү форматында балалар сәламәтлеге, әхлакый һәм патриотик тәрбия, шулай ук гаилә белән балалар бакчаларының ничек яхшырак хезмәттәшлек итүе һәм балага җайлашырга (адаптацияләнергә) ничек булышу турында сүз барды.
Спикерлар буларак Уфаның педагогика фәннәре кандидаты Гүзәл Шабаева, Түбән Каманың мәктәпкәчә белем бирү системасы җитәкчесе Светлана Андрианова, шулай ук шәһәр балалар бакчаларының тәрбиячеләре, психологлары, пешекчеләре һәм җитәкчеләре чыгыш ясады.
#МәктәпкәчәБелемБирүЕлы