Казан галимнәре эпоксид грунтовканың инновацион составын уйлап тапкан

2026 елның 15 мае, җомга

Казан милли тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) галимнәре эпоксид грунтовканың инновацион составын булдырганнар. Ул капламның җылылыкка чыдамлыгын, суга һәм агрессив мохиткә каршы торучанлыгын сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирә. Саклагыч составка патент алынган.

Эпоксид грунтовка металл һәм башка конструкцион материалларны саклый торган капламнарның аскы катламы буларак кулланыла. Ул аннан соңгы катламнарның яхшырак берегүен (адгезиясен) һәм дым, тоз эремәләре, агрессив мохит йогынтысы шартларында коррозиядән озак вакытлы саклануны тәэмин итә.

Аны куллануның аерым өлкәсе — югары температураларда, шулай ук катлаулы һава торышы һәм климат шартларында файдаланыла торган эшләнмәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International