КНИТУ-КАИда 9–11 сыйныф укучылары өчен KAIPhO Халыкара физика олимпиадасы башланып китте. Көндезге һәм читтән торып (очно-заочно) уздырылган әлеге чарада 460 яшь физик катнашты, аларның 70е – Россиядән.
КНИТУ-КАИ һәм чараның оештыру комитеты исеменнән катнашучыларны белем бирү эшчәнлеге һәм яшьләр сәясәте буенча проректор вазыйфаларын башкаручы Венера Хамматова сәламләде.
Олимпиада көндезге һәм читтән торып форматында уза: командалар Казанга килә яисә биремнәрне онлайн рәвештә үти ала. 9 нчы сыйныф катнашучылары — кече лигада, ә 10–11 сыйныфлар өлкән лигада көч сынаша.
Олимпиада 14 һәм 15 май көннәрендә үткәрелә.