Татарстанда конкурс буенча сайлап алынган 300 дән артык укучы 10 профильле сменада катнаша алачак. Түләүсез җәйге белем бирү сменалары 5-11 сыйныф укучылары өчен оештырыла. Инициатива «Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты бурычларына туры килә.
Программалар фәнни, олимпиада һәм иҗат өлкәләрендә яшьләрнең сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән. 2026 елда алар лингвистика, физика, химия, информатика, мультипликация һәм дизайн, музыкаль-башкару, театр һәм рәсем сәнгате юнәлешләре буенча катнаша алалар.