А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты — КХТИ (КНИТУ-КАИ) галимнәре үзгәрүчән электр кырының көчәнешен югары төгәллек белән үлчәү җайланмасы ясаганнар. Аны куллану электр челтәре параметрларын контрольдә тотарга һәм аварияләрне кисәтергә ярдәм итәчәк.
Галимнәр сүзләренчә, мондый үлчәгечләр энергетика инфраструктурасының ышанычлырак булуына, куркынычсызлыгына һәм нәтиҗәлелегенә ирешергә мөмкинлек бирә, мәсәлән, электротехника җиһазларын тотрыклы файдалану, аварияләрне кисәтү, челтәр параметрларын контрольдә тоту һәм электр энергиясе сыйфаты күрсәткечләрен исәпләү.