Россия “Знание” җәмгыяте ел саен җәйге сәламәтләндерү кампаниясен оештыручыларның берсенә әверелә, дип хәбәр итә оештыручылар. «Каникулы со Знанием» проекты кысаларында өч ай дәвамында балалар лагерьларында «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының максатларына туры килә торган лекторлар чыгышы , викториналар, мастер-класслар һәм башка агарту чаралары узачак.
Әлеге очрашулар арасында шулай ук, профориентация, тарих, патриотлык, экология, мәдәният, сәламәтлек, фән һәм технологияләр, цифрлы һәм финанс белеме. Җәйге кампаниядә РФ президенты Владимир Путин тарафыннан 2026 елда игълан ителгән Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган лекцияләр булачак. Чаралар шулай ук истәлекле даталарга - Россия көненә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә, Дәүләт флагы көненә һәм башкаларга багышланган.