Иннополис университеты һәм Рус-гарәп тикшеренүләр һәм мәгълүмат фонды фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турында килештеләр

2026 елның 18 мае, дүшәмбе

Хезмәттәшлек турындагы килешүгә «Россия — Ислам дөньясы: КазанФорум» форумында университет директоры Дмитрий Вандюков һәм фонд директоры Маджед бен Абдель Азиз Аль-Турки кул куйдылар. Партнерлар мәгълүмати технологияләр, эш һәм укуда ЯИ куллану, робототехника һәм башка юнәлешләр буенча лекцияләр, стажировкалар һәм уртак экспериментлар үткәрү өчен укытучылар, экспертлар һәм студентлар алмашу программаларын планлаштыралар.

Яклар шулай ук уртак һөнәри чаралар, шул исәптән бизнес-миссияләр оештыру белән дә кызыксыналар. Бу — Иннополис университетының Өстәмә белем бирү институты тарафыннан Россия бизнес хуҗалары һәм топ-менеджерлары, фәнни эшләнмәләрне коммерцияләштерү белгечләре һәм дәүләт хезмәткәрләре өчен оештырыла торган күчмә белем бирү программалары. Мондый бизнес-миссияләр инде Кытай, Индонезия, Һиндстан һәм БГӘдә уздырылды. Яңа хезмәттәшлек стажировкалар географиясен Согуд Гәрәбстанына һәм Якын Көнчыгышның башка илләренә кадәр киңәйтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International