Казанның шәһәр янындагы лагерьларында педагогик югары уку йортларында укучы 200дән артык студенты практика үтәчәк. Аларның барысы да белем бирү программасын тәмамлаган, имтиханнарны уңышлы тапшырган һәм балалар белән эшләргә әзер. Укытуны Татарстан Республикасының студентлар хезмәт отрядлары белән берлектә «Ял» үзәге оештыра. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет җитәкчесе Дмитрий Хвостиков әйтте.
«Ял» үзәге Казанның мәшгульлек үзәге белән берлектә инде өченче ел рәттән вожатый ярдәмчеләрен эшкә урнаштыру проектын тормышка ашыра. Бу җәйдә 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге 40 үсмерне эшкә алу планлаштырыла. 18 көнлек бер смена эчендә проектта катнашучылар 10,5 меңнән 12,5 мең сумга кадәр акча эшли алачак.