Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында МХОда катнашучыларның балаларына ярдәм чараларын атадылар

2026 елның 19 мае, сишәмбе

Татарстанда МХОда катнашучыларның балалары университетларга укырга кергәндә ярдәм ала, шулай ук мәктәпләрдә ике тапкыр һәм көллият һәм техникумнарда көндезге бүлектә укучы студентлар өчен бер тапкыр бушлай кайнар ашау каралган. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Рюхов хәбәр итте.

Югары уку йортларында әти-әниләре МХОда катнашкан абитуриентларны бакалавриат һәм специалитет программаларына кабул итү буенча 10% махсус квота билгеләнгән. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында яисә уку йортларының үзендә бирергә мөмкин.

Моннан тыш, аларның балалары балалар бакчаларына чираттан тыш кабул ителү хокукыннан файдалана, әти-әниләр исә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе өчен түләүдән азат ителә. Шулай ук МХОда катнашучыларның балаларына мәктәпләрдә беренче чиратта урыннар бирелә. Балалар дәүләт оешмаларындагы түгәрәкләргә һәм секцияләргә бушлай йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International