2026 елның 13-16 маенда Көньяк Уралның үзәгендә - Чиләбедә - “Арктур” XI Бөтенроссия һөнәри конкурсының финалы булды.
Конкурс өстәмә гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыра торган җитәкчеләр, методистлар, педагог-оештыручылар һәм өстәмә белем бирү оешмалары педагоглары өчен 7 номинациядә узды. Н.К.Крупская исемендәге пионерлар һәм укучылар сарае мәйданчыгында илнең 46 төбәгеннән 140 вәкил ярышты.
Җиңүчеләрнең исемнәре «Балаларга өстәмә белем бирү системасының бердәмлеге һәм күптөрлелеге» бөтенроссия форумын төгәлләү тантанасында игълан ителде.