Татарстан Республикасы вәкилләре һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионаты финалында катнашачак. Ул 27 майдан 1 июньгә кадәр Түбән Новгородта «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында узачак.
Ярышлар һөнәри белем бирү федераль технопаркы мәйданчыгында оештырылачак. Катнашучылар төп яшь категориясендәге 12 компетенция буенча көч сынашачак, шул ук вакытта Татарстан вәкилләре тугыз юнәлештә чыгыш ясаячак.