Бөтенроссия физкультура укытучылары съезды башланды

2026 елның 19 мае, сишәмбе

Тула өлкәсендә 18 майда Бөтенроссия физкультура укытучылары съезды үз эшен башлап җибәрде. Ул илнең төрле төбәкләреннән 600дән артык педагогны, шулай ук бөтенроссия спорт федерацияләре хезмәткәрләрен, олимпия чемпионнарын, мәгариф һәм спорт өлкәсендәге әйдәп баручы экспертларны җыйды.

Чара Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә һәм 22 майга кадәр дәвам итәчәк.

Катнашучылар «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) комплексы нормативларын тапшырачак, РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов, РФ Спорт министры Михаил Дегтярев, Тула өлкәсе губернаторы, РФ Дәүләт советының «Физкультура һәм спорт» юнәлеше буенча комиссиясе рәисе Дмитрий Миляев белән очрашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International