Булачак укытучылар өчен «Будь учителем» педагогик белем бирү навигаторы эшли башлады

2026 елның 19 мае, сишәмбе

Абитуриентлар өчен «Будь учителем» навигаторы ачык. Порталда көллият яки югары уку йортын сайларга, һөнәри үсеш мөмкинлекләре турында белергә, шулай ук укытучылар җәмгыятенең уңышлы вәкилләре тарихы белән танышырга мөмкин. Ул «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Бүгенге көндә Россиядә 1 миллионнан артык укытучы эшли, аларның 346 меңнән артыгы – 39 яшькә кадәрге белгечләр.

Педагогика юнәлеше укырга керүчеләр арасында иң зур ихтыяҗ булган өч юнәлеш исемлегенә керә. 2025 елгы кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре буенча, РФ Мәгариф министрлыгының педагогика югары уку йортларында бер бюджет урынына 12 гариза туры килгән.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International