Казанда мәктәп укучылары арасында фиджитал-спорт буенча ярышлар узды

2026 елның 19 мае, сишәмбе

16 майда Казанда өстәмә белем бирү һәм дәрестән тыш эшчәнлек программаларын гамәлгә ашыручы гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында фиджитал-спорт (функциональ-цифрлы спорт) буенча масштаблы ярышлар узды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан фиджитал-спорт федерациясе һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты ярдәмендә оештырылган бу чара 8 нче һәм 10 нчы сыйныфларның яшь спортчыларын җыйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International