Татарстан башкаласында 1 июньдә «Игелекле Казан» («Добрая Казань») оешмасының ике яңа проектында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлый.
Бу җәйдә Мәскәү районында уку-тренировка фатиры һәм «Салават Күпере» микрорайонында инклюзив үзәк ачылачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә «Игелекле Казан» директоры Татьяна Мерзлякова хәбәр итте.Яңа уку-тренировка фатиры Восстание урамы, 59 нчы йорт адресы буенча ачылачак. Монда ел саен 9 яшьтән зуррак 96 бала көнкүреш күнекмәләренә өйрәнә һәм социализация уза алачак.
Икенче объект – «Салават Күпере» микрорайонындагы инклюзив үзәк. Хәзер анда төзелеш эшләре алып барыла.