Казанда «Патриотлар шәһәре» конкурсы җиңүчеләрен атадылар

2026 елның 19 мае, сишәмбе

18 майда Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәгендә «Патриотлар шәһәре» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Конкурс Татарстанда игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган һәм партиянең «Ватан варислары» дигән җирле проекты кысаларында үткәрелә. Чараны оештыручылар - «Бердәм Россия»нең Казан җирле бүлекчәсе, партиянең Казан шәһәр думасындагы депутатлар фракциясе һәм Казан шәһәре мәгариф идарәсе.

Конкурста катнашырга теләгән укучылар ике номинациядә видеороликлар тәкъдим итә алды. «Буыннар хәтере» номинациясендә алар Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары турында, ә «Минем гаиләм һөнәре» номинациясендә хезмәт династияләре турында сөйләделәр.

1 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Элина Азизова «Патриотлар шәһәре» конкурсына Бөек Ватан сугышында катнашкан карт бабасы турында видеоролик тәкъдим итте. Кыз ул вафат булганнан соң туган, әмма гаиләдә ветеранның хәтерене кадерләп саклыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International