Татарстан методистлары «СИБУРИНТЕХ-НК» инженерлык экспертизасы үзәгендә булдылар, максатлары укытучылар һәм сәнәгатьчеләргә үз гамәлләрен синхронлаштыруның никадәр мөһим булуын бәяләү. Уку үзәге мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында «Естественно-научные и инженерные практики в системе школьного образования: от замысла до результата» секция утырышы мәйданчыкларының берсенә әверелде.
Секция утырышында Татарстанның 300 дән артык укытучысы: җитәкчеләр, методистлар, физика, химия, биология укытучылары катнашты. Чараның пленар өлеше «Адымнар» полилингваль гимназиясендә узды. Укытучылар өчен мастер-класслар, ачык дәресләр һәм тематик лекцияләр үткәрелде. Мәсәлән, Иннополис лицее директоры Арман Костанян, лицейда балаларга булачак һөнәрләрне сайларга ничек ярдәм итүләре турында сөйләде.