Татарстан Республикасында информатика укытучылары өчен квалификацияне күтәрү программасы башланды. Бу – 2030 елга кадәр исәпләнгән ясалма интеллектны (ЯИ) үстерү буенча масштаблы программаның төп юнәлешләренең берсе. Укуларны республикадагы барлык 623 информатика укытучысы да узачак.
Квалификацияне күтәрү программасы Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, «21 нче мәктәп» («Школа 21»), Казан федераль университеты һәм Иннополис университеты тарафыннан эшләнгән. Дәресләрдә укытучылар GigaChat нейрочелтәре, «ГосПромпт» сервисы һәм башка инструментлар белән эшләргә өйрәнәчәк.
Укытучылар хәзердән өстәмә ЯИ-түгәрәкләре алып баруга гариза бирә алалар. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча 239 иң яхшы укытучы 1 сентябрьдән Татарстанның 100 мәктәбендә түгәрәкләр уздырачак.