Иннополис университеты өлкән сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары өчен бушлай ИТ-чара уздырачак

2026 елның 19 мае, сишәмбе

26—28 июньдә Россиянең ИТ-югары уку йортында 10—11 сыйныф укучылары өчен ИТ-УИкенд узачак. Катнашучылар информатика, математика, физика, робот техникасы, мәгълүмат куркынычсызлыгы һәм ясалма интеллект буенча лекцияләрдә һәм мастер-классларда катнашачак, һөнәри юнәлеш бирүче тест узачак.

Әти-әниләр өчен Иннополис университеты профессорлары һәм укытучылары белән очрашулар оештырылачак. Теркәлү 31 майга кадәр ачык, урыннар саны чикле.

Шулай ук, ИТ-УИкенд программасында балалар һәм әти-әниләр өчен фәнни туризм: университет ректоры Александр Гасников белән Идел сукмагы (Волжская тропа) буенча поход, шәһәр буйлап экскурсияләр, университетның студентлар клублары презентацияләре. Чарада катнашучыларга Казаннан Иннополиска һәм кирегә трансфер, Иннополис университетының студентлар торак корпусында яшәү һәм ашау бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International