“Берсут” балаларны савыктыру лагеренда Татарстан Республикасының балаларны тәрбиягә алынган гаиләләр өчен «Семь цветов счастья» республика балалар-ата-аналар сменасы тәмамланды.
Сменада 93 гаилә катнашты, шуларның 20се - күпбалалы гаиләләр. Алар Татарстан Республикасының 30 муниципаль районыннан, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән килгәннәр.
Балалар- ата-аналар сменасының уникальлеге шунда, бу – тәрбиягә алган һәм үз балалары тәрбияләнә торган гаиләнең уртак ялы.