Россия Мәгариф министрлыгының рәсми аңлатуы

2026 елның 20 мае, чәршәмбе

Массакүләм мәгълүмат чараларында балалар ял лагерьларына юлламалар базарындагы алдау очраклары турындагы хәбәрләр белән бәйле рәвештә, Россия Мәгариф министрлыгы әти-әниләрне балалар ялы урыннарын, юлламаларны сатып алу ысулын сайлауга игътибарлы булырга һәм шикле тәкъдимнәргә ышанмаска чакыра.

Җәйге савыктыру кампаниясе алдыннан Россия Мәгариф министрлыгы балалар ялы мәсьәләләре буенча бушлай федераль кайнар линия эшләтеп җибәрде.

Белгечләр белән әлеге телефон номеры буенча элемтәгә керергә мөмкин:

8 (800) 250-28-90.

Россия Мәгариф министрлыгы әти-әниләргә ведомствоның һәм региональ мәгариф идарәсе органнарының сайтларында урнаштырылган рәсми мәгълүматка гына таянырга, шулай ук балалар ялы турындагы һәрбер тәкъдимне тикшерү өчен белешмәлекләрне (памяткаларны) кулланырга киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International