Оренбургта узачак Бөтенроссия ярышларында Татарстан данын яклаячак республика робототехника олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды

2026 елның 20 мае, чәршәмбе

Ярышта республиканың Казан, Иннополис, Буа, Алабуга, Кайбыч һәм Тукай районнарыннан, шулай ук Түбән Новгород өлкәсеннән, Чувашия һәм Мари Эльдан 9–18 яшьләрдәге 108 мәктәп укучысы катнашты.

Алар 66 команда составында урманнарны торгызу, юкка чыгу куркынычы астында булган хайваннарны коткару һәм мәдәни мирасны саклау өчен роботлар программалаштырдылар.

Оештыручылар — Спорт һәм мәгариф робототехникасы федерациясе һәм Иннополис университеты.

Иннополис университетында узган олимпиада 11 иҗади һәм ярыш категориясен үз эченә алды. Командалар әзер робот техникасы эшкәртмәләрен алып килгән иде, әмма ярыш категорияләрендә аларга кодны һәм конструкцияне тиз арада җайлаштыруны таләп иткән өстәмә биремне үтәргә, ә иҗади категорияләрдә үз проектларын хөкемдарлар алдында якларга туры килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International