Сергей Кравцов: Бөтенроссия физик культура укытучылары съездына 600дән артык укытучы җыелды

2026 елның 20 мае, чәршәмбе

Тула өлкәсендә Бөтенроссия физик культура укытучылары съездын тантаналы ачу чарасы узды. Әлеге чара илнең 86 төбәгеннән 600дән артык укытучыны, 30 спорт федерациясе вәкилләрен, олимпия чемпионнарын, мәгариф һәм тәрбия өлкәсе белгечләрен берләштерде.

Катнашучыларга РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов, РФ Спорт министры Михаил Дегтярев һәм Тула өлкәсе губернаторы Дмитрий Миляев мөрәҗәгать итте.Шулай ук Сергей Кравцов педагогларга үсеп килүче буынның сәламәтлеге турында кайгырту мәгариф өлкәсендәге дәүләт сәясәтенең иң мөһим өстенлеге булып торуын исгә төшерде.Ул съезд эшчәнлегенең тәҗрибә, яңа идеяләр һәм алдынгы методикалар алмашуга юнәлдерелүенә игътибар итте, төрле төбәкләрдән һәм спорт федерацияләреннән килгән хезмәттәшләрнең үзара хезмәттәшлек итүе, аларның һөнәри компетенцияләрен арттыру мөһимлеген ассызыклады.

Бөтенрусия физкультура укытучылары съезды 22 майга кадәр дәвам итәчәк.

 

РФ Мәгариф министрлыгы материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International