Татарстан Республикасы прокуратурасы чыгарылыш сыйныф укучыларын БДИ (Бердәм дәүләт имтиханы) белән бәйле алдаулар (мошенниклык) турында кисәтте. Мошенниклар мессенджерларда һәм сайтларда БДИга дөрес җаваплар вәгъдә иткән белдерүләр урнаштыралар. Җавапларны сатып алырга теләгән корбаннан акчаны аноним карталарга, ТТП (Тиз түләүләр системасы) аша яки хәтта криптовалюта белән күчерүне сорыйлар. Акча түләнгәннән соң, чыгарылыш сыйныф укучысы узган еллардагы җаваплар тутырылган файллар ала яки бөтенләй җавапсыз кала.
«БДИның дөрес вариантларын сатып алып булмый. Җавапларны сатып алу — ул акча югалту гына түгел, ә алдау корбаны булу куркынычы да», – дип билгеләп үттеләр прокуратурада.