Казанда рус теле буенча Халыкара олимпиада уза

2026 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

19-22 май көннәрендә Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында туган телдә (рус булмаган) укучылар өчен рус теленнән Халыкара олимпиада уза.

Олимпиадада Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән 180нән артык укучы һәм аларны озатып йөрүчеләр катнаша. Вакыйга географиясе елдан-ел киңәя, бу аның халыкара статусын ассызыклый.

Олимпиада биремнәрен балалар ике турда: телдән һәм язмача башкарачаклар. Олимпиадада катнашучыларны компетентлы жюри бәяләячәк, аның составына «Казан (Идел буе) федераль университеты» федераль дәүләт югары белем бирү учреждениесенең Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Лев Толстой исемендәге рус филологиясе һәм мәдәнияте югары мәктәбенең рус теле һәм аны укыту методикасы кафедрасының профессор-укытучылары керә.

Моннан тыш, балаларны мавыктыргыч мәдәни программа да көтә. Алар Казан шәһәре гүзәллеге белән таныша һәм Казан Кремлен карый алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International