Яр Чаллыда Татарстанда мәктәпкәчә белем бирүнең ачыклыгы мәсьәләләренә багышланган август киңәшмәсе секциясе узды

2026 елның 20 мае, чәршәмбе

19 майда Яр Чаллы шәһәренең 59нчы «Адымнар-Чаллы» гимназиясе базасында мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе секциясе узды.

Ул «Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирүнең ачыклыгы: чакырулар һәм чишелешләр» дип аталды. Секция эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, мәктәпкәчә белем бирү идарәләре башлыклары, мәктәпкәчә белем бирүне кураторлык итүче белгечләр һәм методистлар, өстәмә һөнәри белем бирү вәкилләре, балалар бакчасы мөдирләре һәм тәрбиячеләре катнашты.

Киңәшмә кысаларында масштаблы күргәзмә оештырылды. Республиканың 17 муниципаль районыннан мәктәпкәчә белем бирү оешмалары үзләренең проектларын һәм методик ярдәмлекләрен тәкъдим иттеләр. Казан һәм Яр Чаллы балалар бакчалары тәрбиячеләре мастер-класслар үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International