19 майда 8–9 сыйныф укучылары арасында «Пешекче» һәм «Официант» һөнәрләре буенча шәхси беренчелеккә «Мәктәп кулинария марафоны» конкурсының финалы узды.
Әлеге чара Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе белән берлектә Халыкара сервис көллияте тарафыннан оештырылды.
Финалда 28–29 апрель көннәрендә узган ярымфиналда иң күп балл җыйган мәктәп укучылары катнашты. Ярымфиналда шәһәрнең 14 мәктәбеннән 20 команда үзара көч сынашкан иде.