1–2 курс студентлары арасында химия буенча Бөтенроссия олимпиадасы Санкт-Петербургта А.И. Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университеты (РДПУ) базасында узды. Интеллектуаль ярышта илнең 17 югары уку йортыннан 85 студент катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Казан федераль университетының А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты командасы, 321 балл җыеп һәм барлык катнашучылар арасында иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, гомуми команда исәбендә беренче урынны яулады.