Түбән Каманың 11 нче мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядә катнашучыларга хатлар яздылар. Хатлар якын көннәрдә гуманитар йөк белән бергә алгы линиягә озатылачак.
Укучылар үзләренең хатларын өчпочмаклы фронт хатлары рәвешендә ясадылар – рәсемнәр белән бизәделәр, җылы теләкләр һәм сугышчыларга рәхмәт сүзләре яздылар.
Дүртенче сыйныф укучысы Никита Мухин Россия хәрби хезмәткәрләренә багышлап шигырь язган.
Кайбер укучылар шәхси хат та язганнар. Мисал өчен, 11 нче мәктәп укучысы Әминә Шихкиримова әтисенә хат язган.