23 майда 2026 елгы авиамодель сезонын ачу тантанасы булачак

2026 елның 20 мае, чәршәмбе

КНИТУ-КАИ , Татарстан Республикасының авиамодель спорты федерациясе, «ЭНИКС» АҖ, «Алабуга Политех» һәм пилотсыз системалар лигасы сезне техника һәм авиация бәйрәменә чакыра.

2026 елгы авиамодель сезонын ачу чарасы 23 майда Каинки (Татарстан Республикасының Югары Ослан районы) авылында, В.И. Титлов исемендәге Авиамодельчелек үзәгендә булачак.

Чараның иртәнге 10 сәгатьтә башлана. Тантаналы ачу — 11 сәгатьтә. Бәйрәм 18 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.Чарага Татарстан Республикасыннан, якын-тирә төбәкләрдән, шулай ук Свердловск һәм Мәскәү өлкәләреннән 1000гә якын катнашучы һәм кунак җыелачак.

Бәйрәм кунакларын авиамодельләр һәм пилотсыз авиация системалары (ПАС) күргәзмәсе, дроннар узышы буенча ярышлар, шулай ук яңа башлаучылар һәм очу тәҗрибәсе булган катнашучылар өчен мастер-класслар көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International