Казанда Мали Республикасы белән мәгариф өлкәсендә партнерлык элемтәләрен ныгыту турында фикер алыштылар

2026 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Казанда Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Мали Хөкүмәтара комиссиясенең 2 нче утырышының пленар өлеше узды.

Утырыш барышында яклар төрле өлкәләрдә икеяклы хезмәттәшлекне ныгытуга омтылуларын расладылар, шулай ук Россия белән Мали арасында мәгариф өлкәсендә турыдан-туры партнерлыкның уңышлы үсешен ассызыкладылар.

Бу хезмәттәшлектә Малида 2024 елдан бирле эшләп килүче рус телендә ачык белем бирү һәм рус теленә өйрәтү үзәге мөһим роль уйный. Бу вакыт эчендә биредә 590 кеше рус мәдәнияте белән танышкан һәм рус телен өйрәнгән, шуларның 390ы – 2024 елда һәм 200е – 2025 елда. Ахырда утырышта катнашучылар Мали Республикасында рус телен өйрәнүне алга җибәрүдә уртак эшнең сизелерлек нәтиҗәләрен һәм киләчәктә мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итүнең зур перспективаларын билгеләп үттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International