Россиядә 22 майда рус язучысы һәм этнографының тууына 225 ел тулуга багышланган «Владимир Дальнең бөек мирасы» Бөтенроссия акциясе старт ала. Чара Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» ведомствоара мәдәни-мәгариф проекты кысаларында уза.
Акциядә бер яки берничә номинациядә катнашу өчен 2026 елның 22 маеннан 30 июненә кадәр «Культурадляшкольников.РФ»порталында гариза калдырырга кирәк.
Чара йомгаклары буенча экспертлар иң кызыклы 100 җиңүчене сайлап алачак, алар проект сайтында бастырылачак.