Саратов өлкәсендә «Туриада» да Татарстаннан 3 7 спортчы катнаша

2026 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасыннан 37 спортчы 19 майда Саратов өлкәсенең «Хвалынь» тау чаңгысы курортында старт алган Идел буе федераль округының «Туриада» XIII спорт-туристлык лагеренда катнаша, дип хәбәр итте оештыручылар. Чара гадәттәгечә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров теләктәшлегендә  уза.

Хәбәр ителгәнчә, быел «Туриада» да Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән дә делегацияләр, шулай ук Ерак Көнчыгыш, Үзәк, Төньяк-Көнбатыш, Төньяк Кавказ, Урал һәм Көньяк федераль округлардан командалар катнаша. Фестиваль кунаклары Белоруссия, Кыргызстан һәмТөрекмәнстан спортчылары. Катнашучылар җәяүлеләр һәм велосипед маршрутларын, шулай ук су участокларын узачак. «Идел буе федераль округы буенча төбәкара туристлык маршруты проектын иң яхшы эшләү " конкурсында җиңүче 450 мең сум күләмендә грант алачак.

22 майда, ябылу көнендә, командалар җәяүлеләр дистанциясендә спорт-туристлык эстафетасында«Төбәкләр Кубогы» өчен көч сынашачак, ә чит ил кунаклары «Дуслык Кубогы» катнаш эстафетасында катнашачак.

Республика җыелма командасы составында Яшел Үзәннән велотуризм һәм су туризмы буенча командалар чыгыш ясый. Җәяүле дистанцияләрдә республикадан Казанның Яңа Савин һәм Мәскәү районнары спортчылары катнаша. Моннан тыш, командага Яр Чаллыдан дүрт катнашучы керде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International