Мамадышта укучылар “Җиңү чәе” акциясенә кушылды һәм бер сәгать эчендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен меңгә якын чәй пакеты әзерләделәр. Гуманитар проектта «Движения Первых» ның 50дән артык активисты катнашты.
Акция күчмә форматта узды һәм алдынгы линиягә гуманитар ярдәм җибәрү белән шөгыльләнүче мәктәп укучыларын, педагогларны, волонтерларны һәм белгечләрне берләштерде.
Мастер-класс вакытында укучылар үлән чәен тутыру гына түгел, җирле үсемлекләрнең файдалы үзлекләре белән дә таныштылар. Балалар татар телендәге бөтнек, мәтрүшкә, юкә һәм башка үләннәрнең исемнәрен өйрәнделәр.
Акция "Яхшылык мәктәбе" проектының бер өлеше булды.