Татарстан мәктәп музейларының Бөтенроссия конкурсына гаризалар бирү саны буенча Россиядә беренче булды

2026 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы — “Белем” җәмгыятенең мәктәп музейлары конкурсына гариза бирү кампаниясе лидеры. Проект бөтен илдән 4 696 гариза җыйды. Конкурс РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча оештырылды. Конкурска Татарстан Республикасыннан барлыгы 653 гариза кергән - бу Россиянең барлык төбәкләре арасында 1 нче урын. Төбәктән иң күп гаризалар«Ватанны саклаучылар истәлегенә багышланган "Иң яхшы экспозиция" һәм "Иң яхшы этнографик / туган якны өйрәнү экспозициясе"номинацияләрендә бирелгән. 570 музей хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен махсус хәрби операциягә багышланган агарту чаралары үткәрүләрен билгеләп үттеләр. Мәктәп музейлары заманча цифрлы форматларданфайдаланалар: виртуаль экскурсияләр, фондларның электрон каталоглары, экспедицияләрнең интерактив карталары һәм мультимедиа экспозицияләре. Конкурс кысаларында музей хезмәткәрләре 20 меңнән артык тыңлаучы өчен 966 мәгърифәт чарасы уздырган. Аларга экскурсияләр, интеллектуаль турнирлар һәм «Белем»җәмгыяте материаллары буенча лекцияләр керә.Алга табааларга белгечләр алдында укучылар белән эшләү практикасын якларга туры киләчәк. Финал сынаулары һәм бүләкләү тантанасы октябрьдә Мәскәүдә Юнармия һәм Алдынгылар хәрәкәте оештырган «Хәтер исән» форумында узачак. Анда иң яхшы музей тәҗрибәләре җыентыгы тәкъдим ителәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International