Казанның 2 нче лицей-интернатының 11 нче сыйныф укучысы Максим Большаков Халыкара математика олимпиадасында (IMO) катнашу өчен Россия җыелма командасы составына керде. Интеллектуаль ярышлар 10 июльдән 20 июльгә кадәр Шанхайда узачак.
Бөтен дөньядан иң көчле яшь математикларны ике язма тур көтә. Катнашучыларга ике көн эчендә алты катлаулы мәсьәләне хәл итәргә туры киләчәк, дип хәбәр итә шәһәрнең мәгариф идарәсе.
Максимның инде җиңүләре күп: элегрәк ул Romanian Master of Mathematics халыкара олимпиадасында, Кытайдагы милли математика олимпиадасында җиңгән, шулай ук математика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы призеры булган.