Поклон тавындагы Җиңү мәйданында Мәскәү кадет хәрәкәтенең еллык парады узды, ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган.
Парад башланыр алдыннан кадетларга сәламләү сүзләре белән Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл, Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин мөрәҗәгать итте.
Парад кунаклары арасында хәрби хәрәкәтләр ветераннары, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар, закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары, көч ведомстволары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, педагоглар, ата-аналар һәм башкала мәктәпләре укучылары бар иде. Барлыгы-7 мең кеше.
Мәскәү кадет хәрәкәте парады 2015 елдан бирле үткәрелә. Чараның максаты-башкалада кадетлар белеменең абруен күтәрү, яшьләрдә ил тарихы белән горурлану һәм Ватанга хезмәт итүгә әзерлек тәрбияләү.