Мәгариф оешмалары җитәкчеләре, укытучылар һәм директорлар киңәшчеләре өчен  "Белем.Остазлар " проекты эшли башлады

2026 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары, укытучылар, шулай ук тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директорлар киңәшчеләре "Белем.Остазлар"проектында катнаша ала. Аны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Балалар үзәге һәм "Алдынгылар хәрәкәте" ярдәмендә Россия «Белем»  җәмгыяте үткәрә.

Гаризалар 2026 елның 30 июненә кадәр кабул ителәчәк. Катнашучыга проектның рәсми сайтында мөстәкыйль рәвештә теркәлергә һәм үзе турында төп мәгълүматны шәхси кабинетына урнаштырырга кирәк.

Җиңүчеләр акчалата бүләкләнәчәк, ә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 200 катнашучы «Машук»белем үзәгендә көндезге белем бирү программасында катнашачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International