Педагогик белгечлекләр буенча белем алучы студентлар өчен исемле стипендияләр алуга конкурс буенча сайлап алу башланды

2026 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Педагогик белем бирү өлкәсендә зур уңышларга ирешкән студентлар 2026/27 уку елына А.С. Макаренко, В.А. Сухомлинский, К. Д. Ушинский, Л. С. Выготский һәм Н. М. Карамзин исемендәге стипендияләр билгеләү өчен конкурс нигезендә сайлап алуда катнаша алалар. Конкурсны оештыручы -Россия Мәгариф министрлыгы, оператор - Волгоград дәүләт социаль-педагогика университеты.

Карауга дәгъвачыларның стипендия билгеләнгән елга кадәрге елдагы (2025 елның 1 мартыннан 2026 елның 28 февраленә кадәр) казанышлары кабул ителә. Конкурста быел укуларын тәмамлаучы студентлар катнаша алмаячак.

Конкурс буенча сайлап алу 2026 елның 1 июлендә 15:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк (Мәскәү вакыты).

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов ассызыклаганча, ул талантлы яшьләргә ярдәм итүгә, булачак педагогларны кызыксындыруга һәм укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Конкурс комиссиясе биш стипендиянең һәркайсына 15 мең сум күләмендә түләү өчен унар студент сайлап ала. Стипендия ел дәвамында ай саен түләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International