Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү елын ачу тантанасы Чаллы шәһәренең 59 нчы “Адымнар Чаллы” полилингваль гимназиясе базасында узды. Чара «Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге: чакырулар һәм карарлар» темасына мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе секциясе кысаларында узды.
Сәламләү сүзе һәм тантаналы нотык белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов чыгыш ясады. Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем елын Чаллы шәһәренең «Алтын балык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ачты – алар тантаналы рәвештә барлык кунакларны һәм чарада катнашучыларны сәламләделәр. Шундый ук чаралар республиканың берничә районында үтте.
#ГодДошкольногообразования
#ГДОТатарстан
#ГДОдайджест