Nutrients журналында басылган тикшеренү аутистик спектр тайпылышлары булган балаларда ашау үзенчәлекләре эчәк микробиотасы составы үзгәрү һәм эчәк барьеры торышы маркерлары белән бәйле булуын күрсәткән.
Казан федераль университеты галимнәре командасы, Казан дәүләт медицина университеты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе коллегалары белән берлектә, аутистик спектр тайпылышлары булган балаларда туклану һәм туклану тәртибенең эчәклек микробиотасы формалашу белән ничек бәйле булуын тикшерде. Эш Nutrients халыкара фәнни журналында бастырылган (Q1 гә керә).
Мондый балаларның күпчелеге эш барышында индивидуаль диетик киңәшләр: ротацион яки элиминацион диета алган. Ротацион диета бер типтагы азык йөкләнешен киметү өчен азык төркемнәренең тигез чиратлашуын күздә тота. Элиминацион диета клиник нигезләр булганда билгеле бер продуктларны төшереп калдыру белән бәйле. Аутистик спектр тайпылышлары булган барлык катнашучылар шулай ук пробиотиклар курсын 1,5 ай дәвамында алган.
Тикшеренү «Приоритет – 2030» программасы ярдәмендә һәм КФУның «Без бергә» аутистик спектр тайпылышлы балалар белән эшләүче бакча ярдәмендә башкарылган (балалар бакчасы мөдире – Эльвира Садретдинова). Исегезгә төшерәбез, 2022-2031 еллар Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр унъеллыгы дип игълан ителде. Бу Россия ФедерациясеПрезидентының 25.04.2022 ел №231 Указы белән билгеләнде.