КНИТУ-КАИның Машина төзелеше һәм инженерлык графикасы кафедрасы базасында инженерлык конструкцияләрен проектлау нигезләре буенча XI Бөтенроссия олимпиадасы узды.
Быел анда Мәскәү, Ижау, Волгоград һәм Россиянең башка төбәкләреннән, шулай ук Кытай Халык Республикасыннан (КНР) әйдәп баручы югары уку йортларының 106 студенты катнашты.
Ярыш кешенең космоска беренче тапкыр очуына 65 ел тулуга багышланган иде.Олимпиада шулай ук бай мәдәни-белем программасын да үз эченә алды. Студентлар Казан авиация институты музеенда булдылар, анда алар югары уку йортының һәм ватан авиация төзелешенең бай тарихы белән таныштылар.
Экскурсиядән соң машина төзелеше һәм инженерлык графикасы кафедрасы мөдире лекция укыды. Ул лекциядә турыдан-туры кафедра лабораторияләрендә эшләнеп чыга торган механизмнар һәм җайланмалар турында җентекләп сөйләде.