Беларусь дәүләт технология университетында (БДТУ) V Халыкара яшьләр экологик мәгърифәтчелек форумы башланды. Чара Россия хезмәттәшлек оешмасының (Россотрудничество) Беларусь Республикасындагы вәкиллеге ярдәмендә оештырылды һәм ул ике илнең әйдәп баручы университетларын берләштерә.
Форумның максаты — югары уку йортлары арасында фәнни-мәгърифәти хезмәттәшлекне ныгыту, шулай ук тирә-як мохитне саклау, табигатьтән рациональ файдалану, урман хуҗалыгы һәм экология өлкәсендә яшьләр инициативаларына ярдәм итү.
Казан федераль университетын форумда экология, биотехнология һәм табигатьтән файдалану институтының «Биотехнология» юнәлеше буенча 3нче курс студентлары Аделина Кабирова һәм Карина Соловьева тәкъдим итә.